Фирая Зыятдинова – шагыйрә |
|
|
|
Thursday, 05 September 2013 | Hits : 14233 |
|
Фирая Зыятдинова – татар шагыйрәсе.
Ул сугыш гөрелтесе тынган елда — 1945 елның 5 сентябрендә Мамыш авылында туган. Кичке урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының филология факультетында укыган. Бер ел мәктәптә балаларга белем биргәч, гомер буе Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгән.
Фирая Зыятдинова – “Матур буласым килә”, “Язгы ярсу”, “Ташкын”, “Айнур”, “Мин кояшка елмаям”, “Бака туе” исемле шигырь китаплары авторы. Аның һәр шигыре, җыр көе сорап, үзенә тартып тора. Шуңа күрә Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Кәлимуллин кебек күренекле композиторлар шагыйрәнең матур һәм моңлы шигъриятенә еш мөрәҗәгать иткәндер. Л.Батыр-Болгариның “Мин сине шундый сагындым” җыры бүген дә халык күңелендә саклана. |
Back
|